Министр Биектау районы хуҗалыклары эшчәнлеге белән танышты

2012 елның 14 марты, чәршәмбе

2012 нче елның 14 нче мартында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Биектау районында булды. Аны район хакимияте башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илнар Мөхлисов озатып йөрде.

Министр эш сәфәре башында Шушар авылындагы Альфред Габдрахмановның крестьян-фермер хуҗалыгын карады. Фермер 500 кәҗә өчен заманча ферма төзегән.

Аннары Марат Әхмәтов “Битаман” ҖЧҖтә техниканың язгы кыр эшләренә әзерләү барышы белән танышты, терлекчелек тармагы белән кызыксынды, хуҗалыкның сөтчелек комплексында булды.

Шулай ук министр Яңаул авылында “Татмелиорация-Агро” ҖЧҖ бүлегендә таналарны карады. Олы Кәвәл авылында шул ук хуҗалык бүлегендә аңа бозауларны салкында асрау ысулын тәкъдим иттеләр.

Юртыш авылы мәдәният йортында район авыл хуҗалыгы предприятиеләре, авыл җирлекләре башлыклары, фермерлары катнашында узган киңәшмәдә министр Биектауда яшәүчеләрне югары нәтиҗәләргә ирешергә чакырды.

“Җирләрне нәтиҗәле файдалануга, гаилә фермалары булдыруга зур көч куярга кирәк. Биектауда авыл бизнесын үстерү өчен шартлар булдыру зарур”, - дип саный Марат Әхмәтов.

Ул  киңәшмәдән соң Олы Кәвәл авыл җирлегенең Чуваш иле авылында Рәшит Гыйззәтуллин шәхси ярдәмче хуҗалыгында булды. Гыйззатуллиннар мөгезле эре терлек үстерү белән шөгыльләнә. Аларның 9 сыеры, сарыклары һәм йорт кошлары бар. Шәхси ярдәмче хуҗалык сөт, ит, бәрәңге җитештерә. Узган җәйдә алар 100 банка гөмбә әзерләп саткан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International