Бүген Казанда Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты базасында Николай Вавиловның тууына 125 ел тулуга багышланган, “Заманча селекцион тикшеренүләрдә Н.И.Вавиловның фәнни мирасын үстерү” дип исемләнгән фәнни-гамәли конференциянең ачылышы үтте. Чарада ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, институт директоры Марсель Тагиров һ.б. катнашты.
Министр конференция эшендә, фәнни ачышларның РФ агросәнәгать комплексын үстерүдәге зур ролен билгеләп үтте. “Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты агросәнәгать комплкесы нигезләнергә тиешле перспективалы база булып тора. Ел саен без биредә зур чаралар уздырабыз. Алар ярдәмендә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә кирәкле мәгълүматны җиткерәбез. Бүгенге чарада без гентеика теориясе, селекция, гомумән үсемлекчелек буенча үз өлешен керткән Николай Вавиловны искә алабыз”, - дип белдерде Марат Әхмәтов.
Үз чыгышында министр шулай ук язгы кыр эшләре кампаниясенә дә тукталды.
Исегезгә төшерәбез, Казанга Бөтенроссия терлек азыгы институты (Мәскәү), Бөтенроссия кукуруз фәнни-тикшеренү институты (Пятигорски), Бөтенроссия үсемлекчелек фәнни-тикшеренү институты (Санкт-Петербург), Идел буе селекция һәм орлыкчылык фәнни-тикшеренү институты (Самара) һәм башка фәнни үзәкләрдән танылган галимнәр килде.
Ике көн дәвамында алар Н.Вавилов методологиясенә таянып, карабодай, кукуруз, борчак һәм башка авыл хуҗалыгы культуралары өлкәсендәге үзләренең фәнни казанышлары хакында сөйләячәк.
Оештыручылар сүзләренә караганда, Россия селекционерларының очрашулары үзара тәҗрибә алмашу һәм яңа стратегик юнәлешләр булдыру җәһәтеннән зур әһәмияткә ия. Бүген галимнәр селекция фәненең киләчәген күзалларга тырышачак һәм Россия агросәнәгать комплексы ихтыяҗ кичергән перспективалы авыл хуҗалыгы культуралары селекциясендә алдагы юнәлешләрне билгеләячәк.
Конференция кысаларында “Игенчелек, үсемлекчелек һәм экология”, “Терлек азыгы җитештерү һәм терлекчелек” һәм башка секцияләр эшли.