Игенчеләр сараенда районнардагы мәгълүмати-белешмә эшчәнлек тәҗрибәләре белән уртаклаштылар

2012 елның 14 марты, чәршәмбе

2012 нче елның 13 нче мартында Игенчеләр сараенда специалист-консультантларны укыту, квалификацияләрен күтәрү сораулары буенча киңәшмә үтте. Чарада икътисад һәм аграр үзгәртеп корулар буенча министр урынбасары Николай Якушкин катнашты.

Киңәшмәгә Татар агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты, Татар авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты, «Россельхозбанк» ТРФ, ТР районнардагы мәгълүмати-консультация үзәкләре белгечләре һ.б. чакырулы иде.

Очрашу барышында республика буенча мәгълүмати-белешмәнең тәэмин ителеше, кече форма хуҗалыкларына дәүләт ярдәме, авыл хуҗалыгы кече бизнесына яңа кредит прогрммалары һ.б. сорауларга тукталдылар.

Чарада ТР «Республика ветеринар лабораториясе» белгечләре “Лактан” приборы ярдәмендә сөтнең сыйфатын тикшереп күрсәттеләр.

Шулай ук белгеч-консультантлар үз районнарындагы мәгүлүмати-белешмә эшчәнлекләре белән дә уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International