РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының махсус «мобиль бригадалары» Елена Скрынник күрсәтмәсе нигезендә РФның 63 субъектында оештырылган, - дип хәбәр итә РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы.
Делегация составына регионнардан аграр югары уку йортларның аспирантлары, студентлары, яшь фермерлар кергән.
«Мобиль бригадалар»ның төп бурычы - дәүләт ярдәме буенча авыл халкына консультация бирү. Эш барышында 100гә якын кеше үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап тапкан.
Иң еш бирелә торган сораулар арасында «Авылның социаль үсеше» федераль программасы буенча торак алу, шулай ук яшь фермер программасы, гаилә фермалары, һ.б. бар.
Эшлекле киңәшмә барышында министр әлеге бригаданың эшчәнлеген уңай бәя бирде.