ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында умартачылык буенча семинар-киңәшмә үтәчәк

2012 елның 13 марты, сишәмбе

2012 нче елның 17 нче мартында Игенчеләр сараенда терлекчелек буенча министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов катнашында “Умартачылык технологияләрендә заманча җиһазлар” дип исемләнгән семинар-киңәшмә узачак. Чарада шулай ук республиканың умартачылык хуҗалыклары вәкилләре катнашачак. Семинар-киңәшмәдә каралачак төп мәсьәлә - умарта тотуның яңа технологияләре.

Соңгы елларда гаилә сөт фермалары белән беррәттән умартачылык та үсеш алды. Ләкин сөтчелектән аермалы буларак әлеге файдалы бөҗәкләрне үрчетүдә оешмаларга страховка каралмаган. Умартачылык белән шөгыльләнүчеләргә кредит бирү дә авырлык белән башкарыла. Семинарда бу мәсьәләләргә дә тукталачаклар.

Биредә шулай ук пенополистиролдан эшләгән умарта ояларын да тәкъдим итү булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International