Киңәшмәдә профильле департамент ведомство җитәкчеләре, Россельхознадзор вәкилләре катнашты. Очрашуда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен кредит ресурслары, орлыклар, минерал ашламалар, ягулык-майлау материаллары, техника белән белән тәэмин ителеш турында сүз барды.
2012 нче елгы Дәүләт программасы буенча финанслау авыл хуҗылыгы җитештерүенең барлык юнәлешләренә каралган.
11 мартка алынган мәгълүматлар буенча, ягулык-майлау матриалларын алу буенча 51 субъект нефть компанияләре белән килешү төзегән. 2011 нче елда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 2010 нчы елга караганда 30%ка күбрәк трактор алган.
Киңәшмәдә шулай ук орлык базарының торышы каралды. Елена Скрынник атна ахырына кадәр орлыкка бәяләр буенча тәкъдимнәр булдыруны сорады.