Дәүләт минерал ашламаларга булган чыгымнарның бер өлешен каплаячак

2012 елның 12 марты, дүшәмбе

Тагын ай ярымнан соң республика кырларында язгы кыр эшләре башланачак. Мул уңышка ирешүдә туфракка минерал ашламалар кертү мөһим булып тора.

Субсидияләр авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә һәм фермер хуҗалыкларга 1 гектар чәчүлек җиренә 281,81 сумнан чыгып бирелә. Шулай ук үз хисабына 1 гектарга 10 килограммнан да ким булмаган минерал ашламалар булу шарт.

Республика бюджетындагы өстәмә акчалардан минерал ашламаларга 1 млрд. сум күләмендә субсидия каралган.

Шуны да искәртеп узарга кирәк, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә бүленгән субсидия максатчан файдаланылырга тиеш.

Субсидия бирүдә тагын өстәмә шартлар булып сезонлы кыр эшләренең планы, эш вакытында 15 процентлы репродукцияле орлыклар куллану, 5 еллык цикл буенча җиргә агрохимик тикшерү уздырыру һ.б. тора. Барлык шартларны үтәгән очракта авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә субсидия тулысынча биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International