Республиканың алты зонасында язгы кыр эшләрен уздыру буенча семинар-киңәшмә үтәчәк

2012 елның 11 марты, якшәмбе

2012 нче елның 16 нчы мартыннан республиканың алты зонасында язгы кыр эшләренә әзерләнү буенча семинар-киңәшмә узачак. Биредә чәчүлек җирләрен оптимизацияләү, орлык әзерләү, үсемлекләрне саклау, чәчүгә техниканы әзерләү һ.б мәсьәләләр буенча фикер алышачаклар.

Семинар-киңәшмәдә агрономнар, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре, шулай ук район идарәсе белгечләре һәм начальниклар катнашачак.

Быел республикада бөртекле культуралар өчен 1,6 млн. гектар җир мәйданы каралган. Шуларның 980 мең гектары сабан ашлыгына, ә техник культураларга 220 мең гектар мәйдан бүленгән.

Бәрәңге һәм яшелчә мәйданнары гадәттәгечә кала. Сыйфатлы продукция булдыру өчен әлеге культураларның мәйданнары ясалма рәвештә сугарылачак. Үткән ел “ТРда мелиорация комплексын модернизацияләү һәм энергия ягыннан нәтиҗәле технологик яңарту” программасы старт алды. Бу программа буенча 6 мең гектар җирдә заман таләпләренә туры килгән су сибү җайланмалары барлыкка килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International