РФ Авыл хуҗалыгы министры Елена Скрынник авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрне ташламалы ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итү буенча киңәшмә үткәрде

2012 елның 11 марты, якшәмбе

2012 нче елның март-июль айларында Энергетика министрлыгы нефть компанияләре белән берлектә 1 312,54 мең тонна күләмендә ташламалы рәвештә дизель ягулыгы бүлеп бирде. Бу 2011 нче ел белән чагыштырганда 15 процентка күбрәк. Шулай итеп авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре бу айларда 11 млрд. сумга кадәр экономияләчәк.

2012 нче елның 6 нчы мартына алынган мәгълүматлар буенча, кайбер субъектлар нефть компанияләре белән ташламалы шартларда ягулык-майлау материалларын тапшыру өчен килешү төземәгән.

Елена Скрынник белдерүенчә, РФ Хөкүмәте карарын үтәмәгән регионнар 2012 нче елның март-июль айларында ташламалы ягулык алу мөмкинлегеннән мәхрүм ителәчәк.

Шул нисбәттән министр субъектларның дәүләт хакимияте башкарма органнарына кыска вакыт эчендә нефть компанияләре белән килешү төзергә киңәш итте. Килешенгән документларның күчермәләре РФ авыл хуҗалыгы министрлыгына тапшырыла.

“Аларны имзалауда кыенлыклар килеп туган очракта, министрлыкка оператив рәвештә хәбәр итәргә кирәк. Алар чираттагы ведомствоара эшче группасы утырышында каралачак,”- дип ассызыклады министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International