Республикада үткән тәүлектә һәр сыердан уртача 12,5 кг сөт савылган

2012 елның 11 марты, якшәмбе

2012 елның 11 мартына алынган оператив мәгълүматлар буенча Татарстанда узган тәүлектә 3062,1 тонна сөт җитештерелгән.

Республика буенча бер сыердан тәүлегенә уртача 12,5 кг сөт алынган. Биредә беренче урында баручы Әтнә районында савым бер сыерга 17,9 кг туры килә. Шулай ук Саба (17,6 кг), Актаныш (16,7 кг), Кукмара (15,7 кг) районнарын да билгеләп узарга кирәк.

Тулаем савым күләме буенча узган ел белән чагыштырганда Кукмара, Саба, Актаныш, Әтнә һәм башка районнарда күрсәткечләр яхшы. Мәсәлән, Кукмарада, 2011 нче ел белән чагыштырганда, 15,4 тоннага артым күзәтелә.

Республика буенча иң күп сөтне Арча районы терлекчеләре җитештерә. Мәсәлән, узган тәүлектә алар 149,4 тонна сөт савып алган. Шулай ук Балтач районы (139,5 тонна) хуҗалыкларында сөтнең гомуми күләме югары.

2012 нче елның 7 нче мартына алынган мәгълүматлар буенча, узган ел белән чагыштырганда гомуми савым ААҖ «Вамин-Татарстан», ААҖ «Ак Барс», ҖЧҖ АФ «Лениногорская»да арткан.

Һәр сыердан савып алынган сөтнең уртача күләме буенча ҖЧҖ «Сервис-Агро» (19 кг) алда бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International