Оператив белешмәләр буенча 2018 елның 13 августына Татарстанда уңышны урып-җыю башланганнан бирле 603,2 мең га мәйданда ашлык суктырылган, бу барлык чәчү мәйданының 40,6 %ын тәшкил итә. Бөртекле һәм кузаклы культураларның яртысынана артыгы Әлки (59,7%), Нурлат (57,6%), Апас (54,7%), Зәй (52,6%), Тәтеш (52,4%), Буа (51,7%), Сарман (51,1%) муниципаль районнарында суктырып җыелган.
Республика игенчеләре көзге культураларны җыеп бетереп киләләр. Бүгенгә көзге бодай 330,6 мең га, ягъни 96% мәйданда җыелган. Көзге арыш 108,1 мең га, ягъни 92% мәйданда җыелган.
Республика буенча 1690,1 мең тонна ашлык җыелган, шул исәптән 991 мең тонна -көзге бодай, 279,7 мең тонна - көзге арыш, 331,4 мең тонна - арпа, 51,2 мең тонна - борчак. Бүгенгә иң күп уңыш җыйган районнар: Сарман – 85,5 мең тонна, Тәтеш – 80,6 мең тонна, Зәй – 78,2 мең тонна, Алексеевск – 72,5 мең тонна, Буа – 70,7 мең тонна.
Трбуенча уңдырышлылык - бер гектардан уртача 28 центнер. Бөртеклелеәр уңышы буенча алдынгылар: Зәй (уртача уңыш – 40 ц/га), Актаныш (37 ц/га), Сарман (36,3 ц/га), Нурлат (34,5 ц/га), Тукай (34,4 ц/га), Тәтеш (34 ц/га) муниципаль районнары.