Сарман районында сидераль культуралар чәчүгә керештеләр

2018 елның 11 августы, шимбә

Сарман районында игенчелекне  биологияләштерүгә  зур  игътибар бирелә. Сидераль культуралар   районда  ел  саен  11 мең гектар мәйданда  үстерелә.  «Нөркәй» агрофирмасы” ҖЧҖендә  сидератка  горчица  чәчә башладылар.     Чәчү  1427 гектар мәйданда  арпа җыелып  беткәч  башлана.  «Раушан» сорты, контроль уңдырышлылык   - 40,9ц/га.

Арпа җыелгач, кырга   “Кама” сөрү   агрегаты  чыгачак, ул  кырда  саламны тигезләп таратачак. Чәчү  «Ксерион» тракторында  «Хорш Пронто» агрегаты  белән башкарылачак, чәчү   нормасы  - 15 кг/га. 

Сидерат белән эшләү 20 - 25 сентябрьгә планлаштырыла.  Киләсе  елда  да  бу  кыр   сидераль  парга  калдырала, шулай  ук  иртә яздан  горчица чәчеләчәк.  Нәтиҗәдә, кыр тагын  өстәмә  ашлама алачак. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International