Республикада трактор паркының 83 проценты язгы кыр эшләренә әзер

2012 елның 7 марты, чәршәмбе

Бүген Татарстанның Арча районы «Ак Барс Агро» ҖЧҖда инженер-техник сәясәт буенча министр урынбасары Тәлгат Таһирҗанов катнашында авыл хуҗалыгы техникасын язгы кыр эшләренә әзерләү буенча республика штабының күчмә утырышы уза.

Шундый ук киңәшмәләр республиканың Алексеевск, Сарман һәм Тукай зоналарында узачак.

Март башына республикада трактор паркының 79 проценты ремонтланган. Бу районнарда булган барлык 15887 техниканың 10112 е дигән сүз. Ә эшкә чыгарга әзерлекле тракторларның гомуми саны 83 процентны тәшкил итә. Шулай ук 6,6 мең чәчкеч – 93 процент, 5,8 мең культиватор - 94 процент әзерләнгән.

Республикада авыл хуҗалыгы техникасын һәм тагылма агрегатларны ремонтлауда 3437 ремонтчыны һәм механизаторны берләштергән 1157 звено эшли. Машиналар 918 җылытылган махсус пунктта төзекләндерелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International