Яз килү белән балык җитештерү хуҗалыкларында кызу эш башлана. Буаларның гидротехник корылмаларына, кышлаган яшь балыкларга ташу вакытында зыян килмәсен өчен кирәкле чаралар күрергә кирәк. Ташу алдыннан исә тәүлек буе махсус бригадалар кизү торачак.
Белгечләр сүзләренә караганда, балыклар кышны яхшы үткәргән. Хәзер исә суның артуын күзәтергә кирәк.