ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2012 елның ике аена терлекчелек буенча йомгак ясалды

2012 елның 6 марты, сишәмбе

2012 елның 6 мартында терлекчелек буенча министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә киңәшмә узды. Биредә терлекчеләр 2012 елның ике ае эшчәнлегенә нәтиҗә ясады.

Чарада терлекчелек буенча район Идарәләре консультантлары, муниципаль район белгечләре һәм башкалар катнашты.

Наҗип Хаҗипов төп докладта агымдагы ел башында күрсәткечләрнең уңай булуын билгеләп үтте. Шулай да терлекләрне саклау һәм үрчетү мәсьәләсе актуаль булып кала. Киңәшмәдә бу мәсьәләгә аерым басым ясалды.

2012 елда терлекчелекнең торышы һәм аның үсеше белән ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Дәүләт авыл хуҗалыгы нәселле терлек идарәсенең начальник урынбасары Рөстәм Саитов таныштырды. Шулай ук ул бозау үрчеме күрсәткечләрен дә әйтеп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International