Бүген ТР Премьер-министр урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов төрле елларда авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куйган хатын-кызларны Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады.
Бу көнне Игенчеләр сараенда 80гә якын хезмәткәр-ветеран җыелган иде. “Яз фасылы нәкъ сездән, сезнең кәефтән башлана. 8 март – ул иң беренче чиратта безнең әниләребез бәйрәме,”- дип әйтте Марат Әхмәтов, аларны котлап.
“Мондый очрашулар тирән мәгънәгә ия. Мин тормыш мәгънәсенә сезнең яшәү рәвешегез, хезмәт юлыгызны күзаллап, сезнең чор кешеләре аша төшенәм. Һәркайсыгыз - кайгыртучан әни, әби. Бүген күбегез балаларын гына түгел, ә оныкларын да тәрбияли. Гаиләләрегездә һәрвакыт мәхәббәт, киләчәккә ышаныч булсын. Иң якты өмет-хыялларыгыз чынга ашсын! Исәнлек-саулык, бәхет, иминлек, һәр эшегездә унышлар, язгы кәеф телим сезгә!”- диде министр.
Ветеран хатын-кызларны бәйрәм белән профком җитәкчесе Рәмзия Дәминова да тәбрикләде.
Тантаналы чарадан соң бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырылды.