Рөстәм Миңнеханов Мамадыш районында урып-җыю эшләренең барышы белән танышты һәм яңа ачылган ит комбинатында булды

2018 елның 8 августы, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш  сәфәре       белән Мамадыш муниципаль районында булды. Сәфәр кысаларында Татарстан Республикасы Президенты урып-җыю эшләренең  барышы белән танышты һәм  «АПК Азык-төлек программасы»  ҖЧҖенең яңа  ачылган ит  комбинатында булды. Аның белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та бар иде.

Районда урып-җыю эшләре  28 июльдә башланган. Бөртекле һәм кузаклы  культуралар мәйланы    37,6 мең га   тәшкил итә. Бүгенге көнгә     9,6 мең га мәйдан суктырылган, бу - барлык мәйданның чиреге. Саклауга  30 мең тоннага якын  ашлык салынган, шул исәптән  көзге бодай  21,5 мең тонна суктырылган, көзге арыш - 4,8 мең тонна.  2-3 көндә көзге культураларны җыеп бетерүне планлаштыралар.  Мамадыш районында бер гектардан  30 центнердан артык уңыш   алалар.

Терлекчелек тармагына килгәндә,  Мамадыш районы башлыгы  Анатолий Иванов хәбәр итүенчә, сөт җитештерү буенча район -  лидерларның берсе. Тәүлеклек савым -170 тонна, бу узган елга караганда  25 тоннага күбрәк. Бер сыердан көнгә уртача  23,3 кг сөт савалар.

2017 елда  республика программасы кысаларында 8 сыер абзарына   капиталь ремонт ясалган,  4 яшелчәсаклагыч һәм 1 силос-сенаж траншеясы төзелгән.

Районда  45 гаилә фермасы уңышлы эшләп килә, шул исәптән  6 технологик ферма.  136 мини-ферма бар.   2  авыл хуҗалыгы кулланучылар  кооперативы теркәлде.

Рөстәм Миңнеханов сөт терлекчелек тармагындагы артымнарны уңай бәяләде.  Очрашу азагында Татарстан Республикасы Президенты игенчеләргә уңышлар теләде.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Отарка авылында «АПК Азык-төлек программасы» ҖЧҖенең яңа ит эшкәртү комбинатына килде. Бу ит комбинатының җитештерү куәте   сәгатькә 10 баш эре мөгезле терлек эшкәртүгә   җитәрлек. Шунда ук  терлекләрне чалалар, туныйлар, беренчел эшкәртәләр, суыталар, зур кисәкләр итеп төргәклиләр һәм ваклап ярымфабрикатлар ясыйлар. 

Комбинат үз продукциясен республика  территориясендә,  шулай ук  Россиянең башка  төбәкләрендә дә  сатуны  планлаштыра.   Бүген   анда    97 кеше  эш урыны   белән тәэмин ителгән. Киләчәктә җитәкчеләр тагын  20 хезмәткәрне эшкә алырга уйлыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International