Курск өлкәсендә Курс сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган XII Бөтенроссия җәйге авыл спорт уеннары тәмамланды.
Спортчылар иң көчлеләр исемен яулар өчен берничә көн 18 юнәлештә алып барылган ярышларда катнаштылар, алар арасында спортның классик төрләре дә бар: армрестлинг, баскетбол 3х3, волейбол, гирь күтәрү, городок спорты, җиңел атлетика, мас-рестлинг, мини-лапта, өстәл теннисы, аркан тартышу, полиатлон, самбо, өч төрле көрәштә көч сынашу һәм авыр атлетика.
Татарстан Республикасының җыелма командасы Россия Федерациясенең 66 субъектыннан командалар арасында 2 нче урынны алды, халкы 800 мең кешедән артыграк булган Россия Федерациясенең 10 субъекты арасындагы төркемдә 1 нче урынны алды.