Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Кукмара, Балтач, Саба муниципаль районнарында кыр эшләренең барышы белән танышты

2018 елның 7 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Кукмара, Балтач, Саба  муниципаль районнарында  кыр  эшләренең  барышы  белән танышып кайтты.

Татарстан Республикасы Президентының  эш сәфәре  Балтач районыннан  башланды.   Очрашу  барышында  район башлыгы   Рамил Нотфуллин урып-җыю  эшләренең барышы  белән таныштырды.   Балтач  районында  чәчүлек  мәйданы    32,3 мең  га тәшкил итә.  Бүгенгә    8,2 мең  га мәйданда  (25,3 %)  25,5 мең  тонна  ашлык  суктырылган,  уртача  уңыш  -  31,2 ц/га.   135 мең тоннага  якын  сенаж, 15 мең  тонна  печән әзерләнгән. Бүгенгә   7 мең  гектар (70%) җир  көзге  чәчүгә әзерләнгән. Кырлар  өстеннән очып узганнан  соң Марат Әхмәтов   механизаторлар, хуҗалыклар  җитәкчеләре, авыл  җирлекләре  башлыклары  белән очрашты.

Аннары  Марат Әхмәтов  Кукмара  районына юл алды.  Биредә аның  белән бергә  район башлыгы   Сергей Димитриев һәм  районның  Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе   башлыгы    Рафак Хәлиуллин йөрде.

Кукмара  райнының  чәчүлек мәйданы -  31,3 мең  га. бүгенге көнгә   6,7 мең  га (21,4%) мәйдан җыелган.   22,2 мең  тонна ашлык  суктырылган, уртача  уңыш  -   33,2 ц/га.

Кырлар  өстеннән  очып узганнан соң, биредә дә ул   «Восток» ҖЧҖ хуҗалыкларының  берсендә  механизаторлар, хуҗалыклар  җитәкчеләре, авыл  җирлекләре  башлыклары  белән очрашты.

Марат Әхмәтовның  эш сәсфәре  Саба  муниципаль районында  дәвам итте.  Саба  районының  чәчүлек  мәйданы -  25,6 мең  га. Бүгенге  көнгә    6 мең  га (23,5%) мәйданда   14,6 мең  тонна  ашлык  суктырылган. Уртача  уңыш  -   24,3 ц/га.

Кырлар  белән танышып  чыкканнан  слң, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы  башлыгы  “Сабантуй” ат спорты  комплексында  хуҗалыклар  җитәкчеләре,  инвесторлар  һәм  авыл  җирлекләре  башлыклары белән очрашты.  Очрашуда сөткә бәяләр,   авыл хуҗалыгы техникасы   паркын яңарту мәсьәләләре күтәрелде.    

Эш сәфәре  кысаларында  Марат Әхмәтов шулай  ук  Саба  муниципаль районында   катнаш азык заводы  территориясендә  булды. Биредә  Чулпыч авылында  2400 башка исәпләнгән  сөтчелек   комплексын һәм Туктар  авылында  210 башка исәпләнгән  роботлаштырылган  комплексны  төзүнең  барышы  белән танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International