Сарман районында көзге бодайны җыеп бетерделәр

2018 елның 7 августы, сишәмбе

Сарман районы  игенчеләре  көзге  бодайны  җыеп бетерделәр. Культура   15,8 мең  гектар мәйданда  чәчелгән иде.  Барлыгы    60 мең тоннадан   артык ашлык   җыелган, уртача уңыш -  бер гектардан  38,2 центнер.

Оператив белешмәләр буенча,   7 августка Сарман районы  буенча  барлыгы     17,5 мең га мәйданда  ашлык суктырылган, бу  фараздан  38 процент тәшкил итә.    65,2 мең тонна  ашлык  җыелган, уртача  уңыш  -   37,3 ц/га. Көзге   арыш   районда  1400 гектар  мәйданда  суктырылган,  4 мең тонна  ашлык  җыелган, уртача уңыш  -    29 ц/га.

Районда урак алдынгылары:  Руслан Кәлимуллин  –  «Җәлил» агрофирмасы” ҖЧҖеннән. Ул  «Лексион -540» комбайнында    15168 центнер ашлык  суктырган. Раил Фәртдинов – шул  ук агрофирмадан,     Ринат Сәгъдәтов –   «Сарман» агрофирмасы” ҖЧҖеннән, Рамил Сәлихов –  «Нөркәй» агрофирмасы” ҖЧҖеннән –   13әр мең центнердан  артык  ашлык  суктырганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International