Апас районында иң яхшы комайнчыларны бүләкләделәр

2018 елның 8 августы, чәршәмбе

Апас  районы кырларында урак өсенең кызган чагы.  Район көзге культураларны җыеп бетерүгә якынлаша.   13,96 мең  гектарда  32,8 мең тонна ашлык җыелган, уртача уңдырышлылык - бер гектардан  23,5 центнер. Бүгенге көнгә урып-җыю эшләре     41,6%ка  башкарылган. Каратун  элеваторына     16 мең тоннадан артык ашлык озатылган,  бу  аның җитештерү   куәтенең чирек  күләмен тәшкил  итә.

Барлык  хуҗалыкларда  да  эш  ике сменада оештырылган,  район агитбригадасы кырларга чыгып,  кыр хезмәтчәннәренең кәефләрен күтәрә. Район    башлыгы Рәшид Заһидуллин үзе  дә  кырларда  еш  була, җитәкчеләр,  белгечләр,   механизаторлар белән очраша.  Иң яхшы эшләүче комбанчыларны  премияләр  белән бүләкләү  дә каралган.

Урак башланган көннән  үк    «Свияга» агрофирмасының Горбунов исемендәге   бүлекчәсе   беренче  урынны  башкаларга  бирми.   Беренче  кыр   премияләре   дә   шул    бүлекчәнең алты  экипажына бирелде.  «Класс Лексион» комбайнчылары Ленар Шәрипов һәм  Ринат Ибәтуллин  «Иң яхшы экипаж-2018» исеменә лаек  булдылар  һәм  5 мең сум премия белән бүләкләнделәр.

«Былтыр  әтием белән җергә  эшләгән  идем, шулай ук беренчеләр булып байрак  һәм премия алган  идек.  100 мең сумлык   Республика  премиясенә  дә тәкъдим ителгән  идек. Быел  Ринат белән эшлибез. Тәүлек буе алмашып эшлибез һәм  нәтиҗәләр  дә  яхшы, кыр  премиясе   дә озак көттермәде.   Без район җитәкчегенә рәхмәтле, игенчеләрнең  күңелләрен күрә, эшләрен бәяли  беләләр», – дип  сөйләде  Ленар Шәрипов.

Шундый ук 5 мең сум  премия «Класс Лексион»  комбайнында эшләүче аталы-уллы    Фирдүс һәм  Илшат  Ибәтуллиннарга,  Ришат Ильясов экипажына да бирелде.

«Иң яхшы экипаж-2018» исеменә  шул ук көнне  Илдус Кәлимуллин   экипажы да лаек булды. Район башлыгы тапшырган байракны  Илдус Кәлимуллин үзенең  «Нью Холланд» комбайнына урныштырды да эшен дәвам итте.  Шундый ук   комбайнда эшләүче Марат Гибадуллин, Наил Юнысов   экипажлары да шундый ук премия  белән бүләкләнделәр.

«Урак өстенең һәр  көне  безнең    өчен  бик  кадерле. Көннәр  кояшлы  торганда    амбарларга күбрәк ашлык  салып калырга тырышабыз. Алган премияләр  тырышып   эшләргә  дәрт  өсти», – диде   алдынгы  механизатор Марат Гибадуллин.

24 яшьлек Рамазан Гашыйгуллин үзенең  энесе белән «Свияга» АХП” ҖЧҖендә  Нью-Холланд  комбайнында эшли. Яшенә карамастан, урып-җыю кампаниясендә эшләүдә 10 еллык тәҗрибәсе бар, шуннан 8 елын  баш комбайнчы буларак  эшли.  «Свияга» АХП” ҖЧҖендә хезмәткә кызыксындыру системасы буенча    Рамазан, 6 августта 76,4 тонна ашлык суктырып, барлык база  бәяләүләрен  искә алып,  6 мең сумнан артык акча эшләде. Шундый хезмәт хакын аның ярдәмчесе дә  ала. Моннан тыш, суктырылган һәр мең тонна өчен   5 мең сум премия түләнә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International