Татарстанда барлык чәчүлек мәйданының 28,7 %ы суктырылды

2018 елның 7 августы, сишәмбе

Оператив белешмәләр буенча,  7 августка  Татарстанда   быелгы  уңыш  ашлыгы   426,6 мең га мәйданда  җыелган, бу  барлык  чәчүлек  мәйданының    28,7 %ын  тәшкилитә.

Бөртекле  һәм кузаклы  культураларның  иң  күп  мәйданы  Чистай (22,5 мең  га), Буа (21 мең  га), Алексеевск (19,1 мең  га), Тәтеш (18,2 мең га) һәм  Сарман   (17,5 мең га) районнарында  суктырылган.

Республика  буенча  1225,5 мең  тонна  ашлыкы җыелган, шул  исәптән  879,3 мең  тонна  көзге  бодай, 218,2 мең  тонна  көзге  арыш, 88,3 мең  тонна  арпа. Республика игенчеләре  шулай  ук  борчак та  җыя башладылар. Бүгенгә 18,6 мең га мәйданда   29,6 мең  тонна  борчак җыелган.

Суктыру  һәм уңдырышлылык  буенча  алдынгылар  рәтендә  Зәй (58,9 мең  тонна, уртача уңыш  – 40,2 ц/га), Сарман (65,2 мең  тонна,   уртача уңыш  –  37,3 ц/га), Актаныш (32,6 мең тонна, уртача уңыш  – 37 ц/га), Нурлат (54,8 мең тонна,  уртача уңыш  –  35,8 ц/га) районнары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International