"Аксу Агро" ҖЧҖ игенчеләре көзге бодайны җыеп бетерделәр

2018 елның 7 августы, сишәмбе

Аксубай муниципаль районында  көзге  культураларны  җыю  ахырына  якынлаша.  Оператив белешмәләргә   караганда,  7 августка  районда   10 мең га мәйланда   27,9 мең тонна көзге  бодай  суктырылды, уртача  уңыш  –    28 ц/га. Көзге   бодай 585 гектар мәйданда   2,1 мең тонна  җыеп алынды, уртача  уңыш  –   36,1 ц/га.

«Аксу Агро» ҖЧҖ игенчеләре  районда  беренчеләрдән  булып  көзге  бодайны  җыюны  төгәлләделәр. Әлеге  культура   3527 гектар мәйданда  12,3 мең тонна  җыеп алынды, бер гектардан  уртача  уңыш    35,0 центнер тәшкил итә.

Хуҗалыкта  бүгенге  көндә  иген  суктыру  буенча иң  яхшы   комбайнчылардан  Җәүдәт  Сафиуллин -  Нью-Холланд  50/80 комбайнында, Валерий Ендерюков һәм  Алексей Кудряшов  КЗС-1218-29 комбайнында    551 тоннадан  609 тоннага  кадәр ашлык  суктырдылар.

Гомумән алганда,  Аксубай  районында  бүгенге  көнгә барлык  мәйданның    30 проценттан  артыгы  җыелган.    31,9 мең тонна  ашлык  суктырылган, уртача  уңыш  –  28,3 ц/га. Район хезмәтчәннәре  шулай  ук  арпа  һәм солы  җыялар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International