Арча районында язгы кыр эшләренә әзерлек буенча республика штабының күчмә утырышы узачак

2012 елның 5 марты, дүшәмбе

7 мартта Татарстанның Арча районында авыл хуҗалыгы техникасын язгы кыр эшләренә әзерләү буенча республика штабының күчмә утырышы узачак.

Республика штабы утырышы Арча районының “Ак Барс Агро” ҖЧҖ базасында үтә. Анда республиканың Арча, Әтнә, Балтач, Биектау, Кукмара, Лаеш, Питрәч, Саба һәм Теләче районнарында тагылма агрегатлар һәм тракторларның әзерлеге хакында сүз барачак.

Республикада авыл хуҗалыгы техникасын һәм тагылма агрегатларны ремонтлауда 3437 ремонтчыны һәм механизаторны берләштергән 1157 звено эшли. Машиналар 918 махсус пунктта төзекләндерелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International