Игенчеләрне җыр белән дәртләндерәбез

2018 елның 6 августы, дүшәмбе

Урак  өстендә агитбригадаларның,  кырларга килеп, игенчеләр белән  очрашулары матур  гадәткә  керде.  

Шундыйларның  берсе  -  «Замандаш» агитбригадасы  концерт программасы  белән  “Свияга” АХП”  ҖЧҖ игенчеләре  өчен   чыгыш  ясады.  

Район мәдәни йорты  артистлары игенчеләргә күңелле  җыр-биюләре белән булышалар, аларның  күңелләрен күтәрәләр, эшкә дәрт өстиләр.

Агитбригада   репертуарында  халык  җырлары яңгырады.

Артистлар  үз чыгышлары белән  игенчеләргә  аларның  авыр һәм мактаулы  хезмәтләре өчен  рәхмәт белдерәләр, урак өстенең комбанчылар, механизаторлар, ындыр табагында эшләүчеләр өчен  түгел,  ә барлык  халык  өчен  мөһим булуын искә төшерәләр. 

Звукооператор - режиссер Динар Мотыйгуллин: «Без 14 нче  мәртәбә кыр   концерты  белән чыктык инде. Игенчеләрнең эш вакытын  алмыйча, төшке аш  вакытына туры китереп килергә тырышабыз», - ди.

«Күтәренке кәеф  – нәтиҗәле  эшләргә ярдәм  итә.   Агитбригадаларның  чыгышы  безгә көн буенча  җитәрлек  көч-куәт бирә, эшкә  дәрт  өсти» - диләр комбайнчылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International