«Үсемлекләрнең генетик ресурслары турында»гы федераль закон проекты җәмәгатьчелек экспертизасына чыгарылды

2012 елның 5 марты, дүшәмбе

РФ авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан “Үсемлекләрнең генетик ресурслары турында һәм РФның аерым законнар чыгару актларына үзгәртүләр кертү” закон проекты эшләнде. Ул Россия территориясендә үсемлек культураларының генетик ресурсларын җыю, саклау, өйрәнү һәм рациональ куллану мөнәсәбәтләрен җайга салуга юнәлдерелгән.

Бүгенге көндә әлеге мәсьәлә хокукый дәрәҗәдә көйләнелмәгән. Бу исә РФ территориясендә азык-төлек куркынычсызлыгы дәрәҗәсе төшүгә алшарт булып тора.

2009 елда дәүләт милке белән идарә итүче Федераль агентлык Н.И.Вавилов исемендәге Бөтенроссия үсемлекчелек институты каршындагы Павловский тәҗирәбә станциясенең ике җир участогын торак төзелешен үстерү Фондына бирү турында карар кабул итте. Әлеге мәсьәлә җәмәгатьчелектә киң резонанс тудырды һәм РФ хөкүмәте тарафыннан аңа мораторий салынды.

Төгәл хокукый җайга салу булмаганга күрә шундый ук куркыныч бүтән тәҗрибә станцияләренә дә яный.

Шуңа бәйле рәвештә бу закон проекты үсемлекләрнең генетик ресурслары коллекцияләренә караган милек мәсьәләләрен тәртипкә салуга юнәлдерелгән. Шулай ук закон җир участокларының хокукый режимын билгели. Саклануда булган үсемлекләрнең генетик ресурсларының барлык үрнәкләре, белешмәләре булган Бөтенроссия базасын төзү дә күздә тотыла. Законда үсемлекләрнең генетик ресурслары өлкәсендә дәүләт сәясәтенең төп принциплары да чагылыш таба.

Әлеге закон проекты белән 2012 елның 30 мартына кадәр РФ Хөкүмәтенең“Закон проектларның җәмәгатьчелек экспертизасы” бүлегендә танышырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International