2018 елның 10 октябреннән 13 октябренә кадәр Мәскәүдә ВДНХда Россия агросәнәгать күргәзмәсенең 20 нче юбилей елы чарасы узачак, ул – Россия агросәнәгать комплексындагы төп вакыйгаларның берсе.
Ул үзебезнең авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре казанышларының зур күләмле экспозициясен һәм актуаль эшлекле программаны берләштерә, аның кысаларында тармак үсеше перспективалары турында фикер алышулар булачак.
Чараны Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы оештыра.
Быел күргәзмәнең барлык бүлекләрендә Россия агробизнесының экспорт мөмкинлекләрен күрсәтүгә төп игътибар бирелә. Хәзерге вакыта күргәзмәнең программасын төзү буенча эш алып барыла. Юбилей елы «Алтын көз» күргәзмәсен вакыйгаларга тагын да баета, биредә катнашучыларның даирәсе арту белән бергә, аларга үз куәтен күрсәтү һәм булачак партнерлар белән хезмәттәшлек итү өчен яңа мөмкинлекләр биреләчәк.
«Алтын көз” күргәзмәсендә, гадәттәгечә, Татарстан Республикасы стенды да булачак.
Белешмә өчен:
2017 елда экспозициянең гомуми мәйданы 30 000 кв. метрдан артып киткән иде. Күргәзмәдә Россиянең 68 төбәгеннән предприятиеләр, 15 чит илдән вәкилләр, Россия һәм чит илләрдән 800ләп массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Күргәзмә барган 4 көн эчендә 110 меңләп кеше павильоннардагы экспозицияләр белән танышты, 200 меңләп кеше – ачык һавада. Чит илләрдән 100 сатып алучы безнең авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр белән 185 очрашу уздырдылар, нәтиҗәдә, 3 млрд. сумнан артыкка продукция алуга килешүләр төзелде.
Татарстан Республикасы оештыручылар тарафыннан югары бәяләнде. Күргәзмә йомгаклары буенча, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Рәхмәт хатына ия булды, ә «Восток» һәм «Файзә» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары алтын медальләр алдылар. Конкурс программасы буенча 313 медаль бирелде, шул исәптән 201 – алтын, 85 - көмеш, 27 – бронза.
Күргәзмә турында тулырак мәгълүмат белән http://goldenautumn.moscow/ сайтында танышырга мөмкин.