Кама Тамагы районында уракның кызган чагы. “Нармонка” агрофирмасы” ҖЧҖ 2 нче филиалының Варваринский бүлекчәсе кырларында Теньки авылыннан Чернеевлар гаиләсе эшли. Олег Чернеев һәм аның кызы Ирина Чернеева дүрт ел инде бергәләп эшлиләр. Ул, ирләр белән беррәттән, иртә таңнан төнгә кадәр кырда эшли.
«Бу эш ниндидер үзенчәлекле һәм үзенә тартып тора. Комбайн штурвалы артында утыру миңа бик ошый – ул гади генә машина түгел бит, аның үз җаны, үз фәлсәфәсе бар. Мин әтиемә булышам, аны алыштырам, техниканы төзекләндерүдә дә булышам» - дип сөйли Ирина Чернеева.
Олег Валентинович комбайнда 2006 елдан бирле эшли. Ул Кама Тамагы районында иң тәҗрибәле комбайнчыларның берсе. 2 августка «Мега-360» комбайнында ул 198 га мәйданда 383 тонна ашлык суктырган.
«Кызым – минем төп терәгем һәм ярдәмчем. Бигрәк тә, биредә, кырда, бергәләп рәхәтләнеп эшлибез», - дип сөйләде Олег Чернеев.
Ирина Чернеева киләчәктә авыл хуҗалыгына бәйле һөнәр үзләштерергә уйлый. Аның династиясенең авыл хуҗалыгында гомуми эш стажы 183 елга җитә. Авыл хуҗалыгы тармагында эш авыр, шулай да, ата-бабаларының ышанычын акларга тырышырмын, ди Ирина.