Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов Спас һәм Әлки муниципаль районнарында булып кайтты

2018 елның 3 августы, җомга

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов  Спас  һәм Әлки муниципаль районнарында  урып-җыю  эшләренең  барышы  белән танышып кайтты.

Спас районында Марат Әхмәтов    Юрий Сёмушкин, Айсылу Мөхәммәтова,   Александр Планин КФХларында,  «Авангард» АҖендә булды.  Вертолетта кырлар  өстеннән очып узганнан  соң  Ямбухтина авыл җирлеге  кырларына төште. Биредә министр фермер хуҗалыклары,  авыл хуҗалыгы  оешмалары җитәкчеләре, авыл җирлекләре  башлыклары  белән танышты.   

Очрашу башында  район  башлыгы   Камил Нугаев  уракның  барышы   турында сөйләде,  элеваторга  8 мең тонна  ашлык  озатылган  инде.   Ул  шулай  ук  урып-җыю эшләренең башка күрсәткечләре  белән  дә таныштырды.   

"Быел сезгә  нинди авыр шартларда эшләргә туры килгәнен аңлыйбыз. Сезнең  кырларда  яңгыр  бик  аз булды. Иң кирәкле  вакытта, башак тулганда, туфракта  барлыгы  42 миллиметр дым бар  иде. Әлки  районында  да  шундый  ук  хәл булды.  Башка  районнарда  хәлләр беркадәр яхшырак иде.  Әмма, шуңа  да  карамастан,  технологияләрне  вакытында  куллану, ашламаларны тиешле   микъдарда  кертү  аркасында бүген сез  гектардан  30 центнер һәм аннан  да  күбрәк  ашлык җыясыз. Шуңа  күрә  һәр кырга  җентекле  анализ ясалырга  тиеш  –  гектардан  20 центнер алучылар да,  шулай  ук   40ар центнер  алучылар да. Мондый  анализ  эшлне алга  таба  плнлаштырырга ярдәм итә",  - диде  министр, очрашуда катнашучыларга  мөрәҗәгать итеп. 

Киңәшмәдә  шулай  ук яңа  уңыш  ашлыгына,  ягулык-сайлау  материалларына  бәяләр турындагы  да  мәсьәләләр  дә күтәрелде. Сөт җитештерүнең  торышы,     төрле   республика һәм  федераль программаларның  үтәлеше, фермерларга  грант  ярдәме  турында  да  сөйләштеләр.

Аннары  министр Әлки  муниципаль районына  килде.  Муниципаль район башлыгы   Александр  Никошин белән ул  район кырлары  өстеннән очып узды. Шуннан  соң  министр «Хузангай” ҖЧҖендә  урып-җыю эшләре белән танышты. Биредә  барлык  мәйданның  60 проценты суктырылган. Гомумән алганда,  район буенча бөртеклеләрнең    30 проценты  суктырылган. Шунда  ук  министҗр алдынгы  комбайнчыларга һәм  механизаторларга   премияләр тапшырды,   барлык  игенчеләргә  аларга  уңышлар  теләде. 

Аннары    министр   Евгений Чугуновның  арпакырында  булды. «Хузангай» ҖЧҖ җитәкчесе  сүзләренә караганда, рапа уңышы    41 центнер тәшкил итә.

«Әлки районы  өчен  бу  бик  зур  уңыш. Җәй башыннан  бирле  бары  тик 44 миллиметр явым  булды  бит.  Димәк, сез, хузангайлылар, чәчүгә иртә чыгып оттыгыз», – диде министр.

Район башлыгы  Александр Никошин урып-җыю эшләренең  барышы  турында  сөйләде.  "Куөзге  бодай  мәйданы  16 мең  гектар тәшкил итә. Җәй  коры  булуга  да  карамастан,уңыш  гектардан     36 центнер чыга. Практикадан  күренгәнчә, көзге культураларның  уңышы  һава шартларына  бәйсез  рәвештә    тотрыклы  уңыш  бирә. Шуңа  күрә хәзер  көзге  чәчүгә  зуррак  игътибар бирергә  тырышабыз", – ди  район башлыгы.

«Яшь Көч» хуҗалыгы  башлыгы  Фәнис Хәмитов, техника  сатып  алганда       Татарстанда  «50/50» программасы эшлиме, дип кызыксынды. 

"Бу  программа республикада  киләсе  елдан  эшли башлар, дип өметләнә. Без моның  өчен   барысын  да  эшлибез", – диде  министр.

Очрашу  азагында  Марат Әхмәтов: “ Синоптиклар  хәбәр итүенчә, озакламый  яңгырлар  башланачак. Шуңа  күрә коры  көннәрдән файдаланып калыгыз,  күбрәк   ашлык җыеп, саклауга  салып калырга  тырышырга   кирәк”, - диде  ул.

Марат Әхмәтов урак  эшләрендә игенчеләргә уңышлар  теләде һәм  авыл хуҗалыгына  хөкүмәт алга  таба   да  ярдәм  итәчәк, дип  ышандырды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International