Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының “Сабантуй” ат спорт комплексыда терлекчеләрнең гадәттәге слеты узды, анда 2018 елның терлекчелек тармагының беренче яртыеллыктагы эшенә йомгаклар ясалды.
Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелк буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов, Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов, РФ АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы рәисе Фәридә Гарифуллина, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Гафур Хәсәншин, шулай ук республика АПКсына хезмәт күрсәтүче оешмалар вәкилләре катнашты.
Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов һәм район башлыгы Рәис Миңнеханов чыгыш ясадылар, алар терлекчеләрнең хезмәтен югары бәяләделәр һәм озак еллар намуслы хезмәт итүләре һәм югары күрсәткечләргә ирешүләре өчен рәхмәт бедерделәр. 2018 елның беренче яртыеллыгында терлпкчелек тармагы эшенә йомгаклар турында районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Гафур Хәсәншин сөйләде. Аннары алдынгыларга дәүләт бүләкләре, мактаулы грамоталар, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының һәм район башлыгының рәхмәт хатлары тапшырылды, акчалата премияләр бирелде.
Сәламләү сүзләре белән РФ АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы рәисе Фәридә Гарифуллина да чыгыш ясады. Ул хехмәт алдынгыларының эшкә җаваплы мөнәсәбәтләре, аларның һөнәри осталыгы һәм хезмәтне яратулары турында әйтеп узды. «Симет» ҖЧҖендә 42 ел сыер савучы белән эшләүче Миләүшә Шакировага шифаханәгә түләүсез юллама тапшырды, ферма мөдире Аюп Хафизов, машина белән чынр саву операторы Фәнәвил Ибраев һөнәр берлеге премияләре белән бүләкләнделәр.
2018 елның беренче яртыеллык эш йомгаклары буенча I дәрәҗә диплом белән Мөхәммәтшин З.З. КФХсы (җитәкчесе Мөхәммәтшин Зөфәр) бүләкләнде, II дәрәҗә диплом белән – «Шытсу» АХП” ҖЧҖ (җитәкчесе Флорид Гайнуллин), III дәрәҗә диплом белән – «Юлбат» АХП” ҖЧҖ (җитәкчесе Айнур Садыйков) һәм «Игенче» ҖЧҖ (җитәкчесе Алмаз Зарипов).