Татарстанда урак башланганнан бирле 10 көн эчендә 214,7 мең га мәйданда бөртекле культуралар суктырылган, бу барлык мәйданның 14,5%ын тәшкил итә. Узган атнада бөртекле культуралар 44,2 мең га мәйданда җыелды. Быелгы уңышны җыюга республиканың барлык районнары да кереште.
Буа районында 12,2 мең га мәйданда ашлык җыелган, бу фаразның 22,1%ын тәшкил итә, Чистай районында - 12,06 мең га (23%), Сарманда - 11,86 мең га (25,8%), Зәй районында - 11,5 мең га (30,9%).
Оператив белешмәләргә караганда, 2 августка республика буенча тулаем ашлык җыемы 643,2 мең тонна тәшкил итә. Уртача уңдырышлылык бер гектардан - 30 центнер. Узган тәүлектә 132 мең тонна ашлык җыелган. Көндезге вакытта суктыру буенча алдынгылар рәтендә Чистай (8,6 мең тонна), Нурлат (7,7 мең тн), Актаныш һәм Сарман (6,1 меңәр тонна) районнары.
Урып-җыю эшләре башыннан Зәй районы механизаторлары 47,2 мең тонна ашлык суктырдылар, Сарман районыныкылар - 45,1 мең тонна, Чистай һәм Алексеевск районнары - 34,5 меңәр тонна.
Республика игенчеләре көзге арыш, көзге бодай, арпа уңышын җыялар. Бүгенгә көзге арыш 29,2 мең га мәйданда 74,8 мең тонна җыелган,уртача уңдырышлылык - 25,6 ц/га. Көзге бодай 177,3 мең га мәйданда 549,4 мең тонна җыелган, уртача уңдырышлылык - 31 ц/га. Арпа 4,1 мең га мәйданда 11,4 мең тонна суктырылган, уртача уңдырышлылык - 27,9 ц/га.