Сарман районында урак алдынгыларын бүләкләделәр

2018 елның 2 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы кырларында урып-җыю эшләре югары темпларда  бара.  Бүген районда  урып-җыю  эшләре   11,9 мең  гектар мәйданда башкарылган, бу планнан   25,8 процент тәшкил итә. Оператив белешмәләргә караганда, 2 августка тулаем ашлык җыемы район буенча   45,1 мең тонна  тәшкил итә, уртача уңдырышлылык – бер гектардан   38 центнер.

Урып-җыю эшләрен  вакытында һәм югалтуларсыз җыеп алуга кызыксындыру буенча Сарман районында конкурс игълан ителгән иде. Атналык эш йомгаклары буенча муниципаль район башлыгы   Фәрит Хөснуллин уракта югары күрсәткечләргә ирешкән   комбайнчыларны һәм механизаторларны  бүләкләде.

Акчалата премияләр белән  Илмир Хафизов, Ринат Сәгъдәтов, Дамир Гайнуллин, Рәфис Нурмөхәммәтов («Сарман» агрофирмасы” ҖЧҖеннән), Максим Григорьев, Рәис Фазлыев («Җәлил» агрофирмасы” ҖЧҖеннән) бүләкләнделәр. Механизаторлардан  Сәлмән Шакиров («Нөркәй» агрофирмасы” ҖЧҖеннән), Марсель Сәлахиев («Сарман» агрофирмасы” ҖЧҖеннән) һәм  Рафаэль Фәрәхетдинов   («Җәлил» агрофирмасы” ҖЧҖеннән) акчалата  премиягә ия булдылар.

Әлеге конкурска йомгаклар  атна  саен ясалачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International