Россиядә авыл хуҗалыгы җирләре белән идарә итү Фонды төзеләчәк

2012 елның 1 марты, пәнҗешәмбе

РФ авыл хуҗалыгы министры Елена Скрынник җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы җирләрен рациональ куллану һәм мориторинглауны оештыру Советының утырышы үтте. Чарада авыл хуҗалыгы тармагы берләшмәләре һәм ассоциация вәкилләре, җитәкчелек, шулай ук мәгәриф һәм фән учреждение хезмәткәрләре катнашты.

Елена Скрынник белдерүенчә, мәгәриф һәм фән учреждениеләренә, шулай ук башка ведомстволарга караган күп кенә җир биләмәләре урынлы кулланылмый. “Килеп туган ситуация авыл хуҗалыгы министрлыгын җирләрне рациональ куллану мәсьәләсенә аерым игътибар юнәлтергә мәҗбүр итә ,”- дип ассызыклады министр.

Кулланылмаган җирләрне авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә бирү механизмы министрлык һәм башка дәүләт структуралары белән җайга салына.

Утырышта киләчәктә кулланылмаган җирләрне муниципалитетларга һәм максатчан рәвештә бу җирләрне файдалана торган авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә бирү тәкъдиме дә яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International