Баулы районыннан Ангелина Чокеева комбайнчы һөнәрен үзләштерә

2018 елның 30 июле, дүшәмбе

Баулы районында урып-җыю  эшләре,  гадәттәгечә, комбайннар парадынан башланды.  Ашлык җыю комбайннарын кабул  итү буенча  Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары   Тәлгать Таһирҗанов җитәкчелегендәге  комиссия баулыларның  уракка ныклап   әзерләнүләрен   билгеләп үтте.  Шунда  ук  алар  африкача   чәчләрен  үргән, җирән  чәчле, комбайнчы  һөнәрен  үзләштерегә  хыялланучы     кыз белән дә таныштылар.

Ангелина Чокеева моңа   кадәр  чәчтараш һөнәре турында  хыялланган кыз, хәзер тормыш  өчен  җитдирәк, башка һөнәр сайларга уйлаган.   

«Узган  көздә мин газетадан укыган идем, комбайнчылар  булып кызлар да    эшли икән.  Минем әтием  тәҗрибәле     комбайнчы, ник  соң әле миңа  да  өйрәнмәскә, дип уйладым», – дип сөйләде Ангелина.

Ангелина кечкенәдән үк әтисенә булышырга ярата.  Быел   да,  мәктәптә  укулар     тәмамлануга,  әтсе янына эшкә йөри  башлый.  Вак-төяк   эшләргә   ярап  куя.  Әтисе  аңа, техника  чыдамнарны  ярата, штурвал  артына утырганчы,  башта      комбайн турында  барысын да    белергә  кирәк, дип өйрәтә  килә. 

«Мин  комбайнчы   һөнәренең  мактаулы булуын  һәрвакыт беләидем.   Әтием белән дә горурланам. Мин хәзер аңладым, бу чын-чынлап  ирләр һөнәре.  Киләчәктә комбайнчы  булырмынмы,  белмим  әле.  Миңа  укырга кирәк. Шулай  да, бу   һөнәрне  үзләштерәм,  бәлки,  кирәге  чыгар.   Хәзер мин  беләм, комбайнда  эшләп тә,  матур   булып  калырга мөмкин», – диде  Ангелина.

 «Миннуллин» КФХ   җитәкчесе  Геннадий Миннуллин  сүзләренә караганда, әтиләренә карап, кечкенәдән бу һөнәрне үзләштерә  башлаган балалар  гына  чын комбайнчылар булып җитешә ала. Быел беренче мәртәбә авыл тарихында   кыз  бала комбайнчы ярдәмчесе  булып   эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International