Сарман районында кыр хезмәтчәннәре өчен агитбригада чыгыш ясады

2018 елның 30 июле, дүшәмбе

Урып-җыю   кампаниясе чорында һәркем үзеннән өлеш  кертергә тырыша.   Район  мәдәният йорты  агитбригадасы  «Сарман» агрофирмасы  ҖЧҖ игенчеләре  алдында   концерт  программасы  белән  чыгыш ясадылар. Механизаторлар өчен  аларның  күңелләрен  күтәрерлек, алар  яраткан     матур  җырлар  яңгырады.

Җирле  артистларның  чыгышларын  кыр хезмәтчәннәре   бик  җылы  каршы  алдылар. Һәр номер өчен гөрләтеп  кул чаптылар.  Күңелле  җыр-биюләрдән соң    механизаторларның  кәефләре  күтәрелеп китте, эшкә  дәрт өстәлде. Тамашачылар   шундый  матур  ял  оештырганнары  өчен  җирле  артистларга  рәхмәт белдерделәр, дип хәбәр итә  район газетасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International