Бөгелмә районында урып-җыю кампаниясе башланды

2018 елның 30 июле, дүшәмбе

Узган  шимбәдә Бөгелмә  муниципаль районы  хуҗалыкларында  техниканың  урып-җыюга һәм туфрак эшкәртүгә   әзерлеге тикшерелде.  Шуннан соң  район хуҗалыклары  көзге  бодай  һәм көзге  шепкән  культураларын урып-җыюга  керештеләр.   

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары  Тәлгать Таһирҗанов җитәкчелегендәге  тикшерү комиссиясе, техниканы,  ашлыкның  коелуын һәм югалуын  булдырмау  максатында,  контроль суктыруда  тикшереп карадылар.   Шулай  ук    автотранспорт,  ындыр табаклары (ашлык  чистарту, киптерү  машиналарының  әзерлеге), урып-җыю барышында хезмәтне  оештыру  кагыйдәләренең үтәлеше  тикшерелде.  Автотранспорт,  ындыр табаклары (ашлык  чистарту, киптерү  машиналарының  әзерлеге), урып-җыю барышында хезмәтне  оештыру  кагыйдәләренең үтәлешен, барлык  ашлык   җыю  комбайннарының  төзеклеген  тикшерде.  

 Районда  чәчүлекләрнең гомуми мәйданы 36 мең  гектардан  артыграк.  Урып-җыю кампаниясен август азагына тәмамлау  өчен  тәүлеккә   1680 гектар мәйданны  суктырырга кирәк  булачак.

Бөгелмә  кырларында  барысы    95 ашлык  җыю  комбайны  эшләячәк.   Алар  барысы  да  эшкә  әзер. Һәр транспортка аерым   механизатор беркетелгән. Урып-җыю  җыю  тәмамлангач,  комбайнчылар  суктырылган  ашлык  күләме, комбайнның маркасы һәм башкарылган  эшләр күләме    буенча  премия алачаклар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International