Теләче муниципаль районы хуҗлыкларында авыл хуҗалыгы оешмаларының 2018 елгы урып-җыюга һәм җир эшкәртүгә әзерлегенә конкурс уздырылды.
Конкурс кысаларында комиссия ашлык җыю комбайннарының әзерлеген берничә критерий буенча бәяләде. Техниканы, ашлыкның коелуын һәм югалуын булдырмау максатында, контроль суктыруда тикшереп карадылар. Шулай ук автотранспорт, ындыр табаклары (ашлык чистарту, киптерү машиналарының әзерлеге), урып-җыю барышында хезмәтне оештыру кагыйдәләренең үтәлеше тикшерелде.
Урып-җыю кампаниясе барышында техника хәвефсезлеге, хезмәткәрләрнең хезмәт хакы, урып-җыю вакытында комбанчыларга карата кызыксындыру чаралары куллану, янгын сүндерү чаралары белән тәэмин ителеш (янгын сүндергечләр, көрәкләр, сәнәкләр, ком тутырылган әрҗәләр һ.б.), комбайнчыларның махсус киемнәр, яктылыкны чагылдыра торган жилетлар, шулай ук медицина аптечкалары белән тәэмин ителеше мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.
Конкурс йомгаклары буенча призлы урыннарны «Алан» ҖЧҖ, «Игенче» ҖЧҖ, «Агролак» ҖЧҖ, «Таң» ҖЧҖ алдылар.