Татарстан Республикасы хуҗалыкларында 800 мең тонналап азык әзерләнгән, бу шартлыча бер хайванга 13,6 центнер туры килә.
Оператив белешмәләргә караганда, күпьеллык үләннәр – 490,9 мең га. 446,3 мең тоннапечән, 1929,3 мең тонна сенаж әзерләнгән.
Республиканың алдынгы механизаторлары арасында – Владимир Краснов ("Дубрава" АФ” ҖЧҖ, Кайбыч районы, сезон башыннан 18,4 мең тонна сенаж әзерләгән («Ягуар» комбайнында); Илмир Шәйхуллин («Әнәк» АФ” ҖЧҖ, Актаныш районы (12,4 мең тонна сенаж әзерләгән, «Джон-Дир» комбайныенда); Зөлфәт Шәрипов ("Август Мөслим" ҖЧҖ, Мөслим районы (11,5мең тонна, «Ягуар» комбайнында); Рәфис Галимов (“Южная агрофирмасы” ҖЧҖ, Нурлат районы (10,4 мең тонна, «Ягуар» комбайнында); Вәгыйз Ризванов ("Аксу Агро" ҖЧҖ, Аксубай районы (10,2 мең тонна, «Ягуар» комбайнында); Рамил Миңнебаев ("Саба" ҖЧҖ, Саба районы (9,9 мең тонна, «Ягуар» комбайнында).
Тырышып эшләүче механизаторлар арасында шудлай ук түбәндәгеләр бар: Айдар Рәхмәтуллин ("Свияга" АХП” ҖЧҖ, Апас районы), Райман Нәбиев ("Свияга" АХП” ҖЧҖ, Апас районы), Ренат Котдусов (Ак Барс" АФ” ҖЧҖ, Арча районы, Андрей Петров ("Дубрава" АФ” ҖЧҖ, Кайбыч районы, Кәримов Равил ("Балык Бистәсе азык корпорациясе" ҖЧҖ, Балык Бистәсе районы) һәм башкалар.