Татарстанда 28 мең гектар мәйданда ашлык суктырылган

2018 елның 27 июле, җомга

Бүген  Татарстан Республикасының  31 муниципаль районында  актив  рәвештә урып-җыю эшләре бара. Оператив белешмәләр буенча 27 июльгә Татарстан Республикасы буенча бөртекле культуралар 28 мең га  мәйданда суктырылган, бу    планнан  1,9% тәшкил  итә. Тулаем җыем  - 90,6 мең тонна, уртача уңдырышлылык -  32,3 ц/га.

Республикада узган тәүлекләрдә  13,7 мең гектар мәйдан  суктырылган,  шул исәптән Зәй  районында   – 1,4 мең га (10%), Сарман  районында  – 1,3 мең га ( 9,5%), Алексеевск  районында  – 1,11 мең га (8%).

Иң күп уңыш  Зәй  районында  күзәтелә, уңдырышлылык  – 41,6 ц/га, Азнакайда  – 40,1 ц/га, Сарманда  – 38 ц/га, Тәтештә – 35,1 ц/га, Әлки районында  - 34,9 ц/га.

Республика  игенчеләре  көзгеарыш, көзге бодай, арпа җыялар.  Бүгенгә арыш    999 га (0,8%)  мәйданда җыелган. 2878 тонна  көзге  арыш  суктырылган,  уңдырышлылык - 28,8 ц/га. Көзге  бодай    26807 га  җыелган,  тулаем җыем   87 мең  тонна  тәшкил итә, уртача  уңдырышлылык     32,5 ц/га. Арпа      143 га мәйданда  491 тонна  суктырылган, уртача   уңдырышлылык  - 34,3 ц/га.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International