Халыкара МБА «Агробизнес» программасында катнашучыларның беренче чыгарылышы булды

2012 елның 29 феврале, чәршәмбе

Бүген Игенчеләр сараенда халыкара «MBA-Agribusiness» программасы буенча белем алган чыгарылыш студентларына ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Айдар Салахов дипломнар тапшырды. Чарада шулай ук Казан дәүләт аграр университет проректоры Айрат Вәлиев, МБА «Агробизнес» директоры Гүзәлия Клычева, АгроМБА Ассоциациясе вәкиле Вим Хайман һ.б. катнашты.

«Бүген ТР агросәнәгать комплексында идарә итү кадрларын туплау бара. «МБА-Агробизнес» программасы буенча укыганнар министрлыкның кадрлар резервына кертеләчәк. Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең конкурентлыкка чыдамлылыгын саклау өчен чит ил тәҗрибәсен өйрәнергә кирәк. Чыгарылыш укучылары әлеге мөмкинлеккә ия булды»,- дип белдерде Айдар Салахов.

Бу программа буенча ике ел укучылар халыкара аккредитация узган. Бәйсез комиссиягә үзләренең инновацион проектларын тәкъдим иткән.

Бүген аларга MBA-Agribusiness курсы буенча укулары турында Вагенинген университетына сертификат, «Инновацион менеджмент» курсы буенча белемнәрен арттыруны раслаган дәүләт (Российская Федерация) дипломнары, шулай ук магистр курсын тәмалау турында бердәм дипломнар тапшырдылар.

Исгезгә төшерәбез, МБА прогрммасының төп өлеше кейс-технологияләрне кулланып авыл хуҗалыгының билгеле бер тармагы буенча укытуны үз эченә ала. Беренче этапта инглиз телен, компьютер белән эшләүне камилләштерү кирәк. Укудәвамында укучылар яңа бизнес оештыру буенча гамәли күнекмәләр ала.

Биредә белем алучыларның җитештерү практикасы чит илдә уза. Аның урынын Вагенинген университеты билгели.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International