Смоленск өлкәсендә «Бөтенроссия җитен кыры көне – 2018» узачак

2018 елның 27 июле, җомга

31 июльдә  Смоленск өлкәсендә   «Бөтенроссия җитен кыры  көне – 2018» узачак, аны,  Смоленск өлкәсе администрациясе һәм Россия Федерациясе Сәнәгать министрлыгы  белән  берлектә, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы оештыра. 

Чарада 23 җитен үстерүче төбәктән вәкилләр,  әйдәүче  орлыкчылык хуҗалыклары,  фәнни һәм   профильле   мәгариф  учреждениеләре вәкилләре,   Россельхозүзәкнең, Дәүләт сорт  комиссиясе филиалларының федераль дәүләт бюджет    учреждениеләре вәкилләре,  агрохимия  хезмәте  үзәкләре һәм    станцияләре,  машина  сынау   станцияләре  вәкилләре, тармак берлекләре һәм    ассоциацияләре вәкилләре, үсемлекләрне яклау  чараларын  җитештерүчеләр,   минераль һәм  органик   ашламалар җитештерүчеләр,   кредит учреждениеләре, иминият компанияләре    һәм  башкалар катнаша.

Җитен кыры  көне кысаларында шактый  күләмле   эш программасы әзерләнгән.  Анда  Россия Федерациясенең  җитен комплексын үстерү    һәм аңа  дәүләт ярдәме буенча стратегик  сессия  уздыру,  киңәшмәләр һәм түгәрәк  өстәлләр үткәрү каралган.  Шулай   ук   практик  өлешендә  җитен-долгунец сорты  чәчүлекләрен  карау  һәм махсуслаштырылган  җитен   җыю техникасын эшләү барышында күрсәтү планлаштырыла.   

Күргәзмәдә  50дән артык   компания   катнаша, алар 100дән  артык   авыл хуҗалыгы  техникасы үрнәкләрен  күрсәтәчәкләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International