Республиканың Сарман районында бөртекле культуралар җыюга керештеләр

2018 елның 24 июле, сишәмбе

Сарман муниципаль районы игенчеләре урып-җыю эшләренә керештеләр. Беренчеләрдән булып   “Сарман”  агрофирмасы”  ҖЧҖ   механизаторлары  уракка төште.  Аларга бөртекле һәм  кузаклы  культураларны   12,9 мең гектар  мәйданда  җыеп  аласы була. Хәзер   17 комбайн көзге  бодай басуында эшли,  ул    5,2 мең  га мәйданны  били. Көзге  бодайдан уртача уңыш  бер  гектардан     41,5 центнер тәшкил итә.

Сарман    районында бүген урып-җыю эшләренә шулай ук «Җәлил» ҖЧҖ  һәм «Нөркәй» ҖЧҖ игенчеләре дә тотындылар.   «Җәлил» ҖЧҖендә бөртекле  культуралар   11,7 мең  га  мәйданда чәчелгән, «Нөркәй» ҖЧҖендә - 12,2 мең га.

Гомумән  алганда, Сарман районында бөртекле һәм кузаклы    культуралар   46 мең  гектар мәйданны  били.

ext style='text-align:justify'>Гомумән  алганда, Сарман районында бөртекле һәм кузаклы    культуралар   46 мең  гектар мәйданны  били. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International