Бу көннәрдә Уфа шәһәрендә Бөтенроссия авыл хуҗалыгы форумы үтә. Анда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җитәкчелегендә Татарстан делегациясе дә катнаша.
Бүген әлеге чара кысаларында төбәк, авыл хуҗалыгы тармагы берләшмәләре һәм фән өлкәсе вәкилләре катнашында түгәрәк өстәл оештырылды. Биредә РФ авыл хуҗалыгы министры Елена Скрынник соңгы 6 елдагы эшчәнлеккә нәтиҗә ясады, шулай ук 2020 нче елга кадәр каралган яңа максатчан Дәүләт программасы белән таныштырды.
Министр сүзләре буенча, 2008-2012 нче еллар аралыгында бик зур эш башкарылган:
- азык-төзлек куркынычсызлыгын саклау Доктринасы һәм 5 елга каралган авыл хуҗалыгы комплексы үсеше программасы кабул ителеп чынга ашырылды;
- кредитлаштыру һәм шәхси инвесторларны җәлеп итү системасы уңышлы эшләп килә;
- авыл хуҗалыгы базарын җайга салуда да нәтиҗәләр күренә;
- таможня тарифыннан үзебезнең базарны яклау, шулай ук чит ил продукциясен квоталауда нәтиҗәле система урнаштырылды;
- “Авылның социаль үсеше”, “Уңдырышлы җир” Федераль программалары нәтиҗәсендә 15 млн. 500 мең квадрат метр торак төзелде;
- федераль бюджеттан бүлеп бирелгән акчаларны тиешенчә файдалануны контрольдә тотуда аерым система булдырылды;
- авыл хуҗалыгы тармагында теге яки бу мәсьәләләрне кабул итүдә РФ субъектларының роле үсте.
“Тармакта җитди үзгәрешләр булды. Авыл хуҗалыгы комплексын инновацияле үсеш юлыннан алга җибәрү төп максатларның берсе,”- дип белдерде Елена Скрынник.
2013-2020 нче елларга авыл хуҗалыгы тармагын, аның продукциясен, азык-төлекне үстерүне күздә тоткан яңа Дәүләт программасы төзелде. Әлеге программаның төп максаты булып азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү, авылның социаль үсешен булдыру һ.б. тора, - дип хәбәр итә РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы.