Бүген Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы игенчеләре бөртекле культуралар җыюга керештеләр. Районда урып-җыюга беренчеләрдән булып "Авангард" агрофирмасы хезмәтчәннәре чыкты.
Татар Буасы авылы янындагы кырда көзге бодайны җыюга 8 комбайн чыккан. Көзге бодайның "Бирюза" сорты уңдырышлылыгы гектардан 41 центнер тәшкил итә.
"Авангард" игенчеләренә барысы 2200 га мәйданда көзге бодай җыеп алырга кирәк киләчәк.
Бүген шулай ук “Кыят” һәм “Коммуна” хуҗалыклары да урып-җыю эшләренә керештеләр.
Гомумән алганда, Буа районы игенчеләренә 55 000 гектар мәйданда бөртекле культуралар җыеп алырга кирәк булачак, шул исәптән көзге культуралар –17 000 гектар.