2018 елның 26 июленнән 1 августына кадәр республикада урып-җыю эшләрен оештыру, көзге культуралар чәчү, туфрак эшкәртү һәм орлык салу мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәләре узачак.
Семинарларда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары, районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре юашлыклары, механикалаштыру буенча консультантлары, «Россельхозцентр» ФДБУенең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре, «Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясе вәкилләре, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре, хуҗалыклар агрономнары катнаша.
Чарада катнашучылар сортларны сынау конкурслары нәтиҗәләре белән, 2018 елгы урып-җыю эшләрен уздыру тактикасы һәм көзге чәчү үзенчәлекләре белән, туфракны төп эшкәртү алымнары белән танышачаклар.
26 июльдә семинар-киңәшмә Зәй районының Сәвәләй авылында булачак, 30 июльдә – Чистай районының Змеево авылында, 31 июльдә – Арча районының Наласа авылында, 1 августта – Чүпрәле районының Зур Чынлы авылында.