Татарстан игенчеләре бөртекле культураларны җыюга керештеләр

2018 елның 23 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасында  көзге   культураларны  урып-җыюга  беренчеләрдән булып  Зәй  муниципаль районы хезмәтчәннәре  кереште. Районның  барлык  хуҗалыкларында   көзге  бодайны  һәм көзге  шепкәнне җыя башладылар. 

Оператив белешмәләргә караганда, бүгенгә 500 гектарга  якын  мәйдан  суктырылган, гектардан  уртача   41 центнер уңыш  чыга. Бөртеклеләрнең дымлылыгы   - 17,4 %. Урып-җыюга   50дән артык  техника җәлеп ителгән.   

Урып-җыю эшләренә бүген  шулай  ук  Апас, Алексеевск, Тәтеш муниципаль районнары  да  тотынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International