Узган елдан башлап республикада рапс игү буенча системалы эш башкарыла.Яңа сезонда әлеге авыл хуҗалыгы культурасы 150 мең гектар җирне билиячәк. Белгечләр әйтүенчә, рапс туфракның фитосанитары булып тора, андагы авырулар белән көрәшергә ярдәм итә.
Рапс буенча «ТатАгро» ҖЧҖ уңышлы эшләп килә. Бүгенге көндә биредә 100 мең тонналык элеватор төзелә.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда рапс 1980 нче елда барлыкка килде. 1987 елда, «Татрапс» фәнни җитештерү берләшмәсе оешкач, республикада әлеге культураны максатчан рәвештә игә башладылар. Татарстан рапс үстерүдә Россия буенча алдынгылар рәтендә барды. Соңрак бу культурага кызыксыну кимеде. Ләкин соңгы елларда азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгатендә киң кулланыла торган рапс маена булган сорау елдан ел үсә башлады.