Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Тимершек авылында Сөт Бизнес Академиясендә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары өчен азык җитештерү процесслары һәм сөт терлекчелегендә хайваннарны тукландыру мәсьәләләре буенча практик курслар узды.
19 – 21 июльдә укуларны икенче төркем узды. Сөт Бизнес Академиясенә Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Мензелинского, Мөслим, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Сарман, Спас, Тәтеш, Тукай, Теләче, Чримешән, Чистай, Ютазы районнарының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары килде.
Курсның теоретик һәм практик өлешләрен кысаларында «Унибокс» ҖЧҖенең (Беларусь Республикасы) терлекчелек буенча консультанты, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты А.М. Лапотко траншеяда һәм рулоннарда сенаж әзерләү, сөтчелек фермасында катнаш азык әзерләү һәм аны бәяләү буенча мастер-класслар үткәрде.
Практикум кысаларында сыерлар өчен катнаш азык әзерләүнең нәтиҗәле технологияләре, үсемлекләрнең өлгерү срокларын билгеләү, үләннәрдә коры матдәне билгеләүнең экспресс ысуллры, силоска салу технологияләренең үтәлешен тикшереп тору ысуллары каралды. Укуларда катнашучылар шулай ук рацион дөрес булмаганда сыерлар организмындагы процессларның бозылуын да тикшерделәр.
Семинарның практик өлеше “Саба” ҖЧҖенең сөт-товар фермасы территориясендә һәм күпьеллык азык культуралары кырларында узды.