2012 нче елның 27 нче февралендә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Арча муниципаль районында булды һәм район Советының хисап утырышында катнашты.
Парламент башлыгы Түбән Мәтәскә авылында Рөстәм Мәрданов хуҗалыгы мисалында авыл халкының эшчәнлек активлыгын арттыруга кагылышлы күрсәткечләр белән танышты. Мәрданов гаилә фермаларын үстерү программасы буенча бюджеттан 1 миллион сум акча алган. Узган көздә фермер мөгезле эре терлекнең баш санын 24 кә арттырган, аларның 14 е – савым сыерлары. 1 сыердан уртача еллык савым 5 мең 300 литр тәшкил итәр дип көтелә. Эшкуар “50 гә 50” программасы буенча ферма өчен җиһазлар сатып алган. Фәрит Мөхәммәтшин хезмәт сөючән җирле фермерларга мактау сүзләрен җиткерде.
Район башлыгы Алмас Нәзиров хисап докладында Арча районының 2011 елны нинди нәтиҗәләр белән төгәлләве хакында сөйләде. 2011 елда районның акчалата кереме 1 миллиард 631,6 миллион сум (2010 елга карата 152 процент), шул исәптән терлекчелек буенча 878,8 миллион сум (112 процент) тәшкил иткән.
2011 елда районда 206 мең тонна ашлык җыеп алынган, уңыш гектарыннан уртача 35,4 центнер чыккан. 21 мең тонна бәрәңге казып алынган, бер сыердан уртача 5 мең 627 тонна сөт савылган.
Районда терлекләрнең баш санын саклап калу буенча зур эш башкарылган, шуның нәтиҗәсендә мөгезле эре терлекнең саны узган ел белән чагыштырганда 359 башка арткан. Районда барлыгы 41 мең 475 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. 3 мең 668 шәхси хуҗалык 760,5 миллион сум кредит алган. Аларга 90,2 миллион сум күләмендә субсидия бирелгән. 2011 елда 174 эшсез кеше үзмәшгульлек программасы буенча 10,2 миллион сум күләмендә субсидия алган. 9 кооператив һәм халыкка хезмәт күрсәтүче 10 пункт оештырылган. Районда 11 гаилә фермасы эшли.
“Тырышып эшләвегез нәтиҗәсендә сез яхшы нәтиҗәләргә ирешәсез, - дип мөрәҗәгать итте Фәрит Мөхәммәтшин арчалыларга. – Соңгы елларда республика үз алдына куйган максатларга иреште. Арча районы да төрле тармаклар буенча кайбер федераль һәм республика программаларында уңышлы катнаша”.
Парламент башлыгы Казанда зур авыл хуҗалыгы базары ачылачагын, анда Арча районы фермерлары да үз продукцияләрен сата алачагын искәртте. Дәүләт Советы Рәисе арчалыларның игътибарын медицина учреждениеләрен белгечләр белән тәэмин итүгә бәйле мөһим мәсьәләне хәл итүгә юнәлтте.
Шул ук көнне Фәрит Мөхәммәтшин Саба районында да булды.Биредә Саба муниципаль районы Советы депутатлары узган елга нәтиҗә ясады һәм агымдагы елга планнар билгеләде.
Муниципаль башкарма комитет җитәкчесе Равил Гасимов ТР Саба районының 2011 елгы эше нәтиҗәләре турында белдерде.
2298 шәхси хуҗалык 428,3 млн. сум кредит алган. Аларга 49,3 млн. сум субсидия бүлеп бирелгән. 2011 елда 117,6 млн. сумлык 573 кредит бирелгән. Узган елда үзмәшгульлек программасы буенча 34 эшсез 2 млн. субсидия алган. 8 кооператив һәм 10 халыкка хезмәт күрсәтү пункты ачылган. Районда 12 гаилә фермасы эшли. 2011 елда сезонлы эшләргә 128,3 млн. сумга 19 кредит бирелгән.
Республиканың Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов 2012 елда район алдында торган бурычлар хакында сөйләде.
Авыл хуҗалыгы өлкәсендә район аграрийлары алдында зур бурычлар куелган. Мисал өчен, элиталы орлыклар куллану, 1 га җиргә 75 кг минераль ашлама кертү, 3 роботлаштырылган сөтчелек комплексын тапшыру, авыл хуҗалыгы производствосын үстерергә омтылу. Фәрит Мөхәммәтшин сабалыларны авыл хуҗалыгы производствосын үстерергә омтылулары өчен мактады һәм гамәлдәге җитештерүне тулы көчкә эшләтергә чакырды. Мисал өчен җирле сөт заводы берничә ел тулы көченә эшләми.
Рәис Миңнеханов шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү буенча комплекслы чаралар күрергә тәкъдим итте. “Билгеләнгән планнар чынга ашсын өчен без кулдан килгәннең барысын да эшләргә тиеш”, - дип ассызыклады ул.
Аның сүзләренә караганда, иң өстенлекле проектларга шәхси хуҗалыкларны үстерү һәм авылда хезмәт активлыгын күтәрү керә. “Бары тик кешеләрне эш белән тәэмин итеп кенә авылда төпләндереп һәм халык гореф-гадәтләрен саклап калып була. Шәһәрдә милли традицияләр, телләр, гореф-гадәтләр онытыла баруы сер түгел, - дип ассызыклады Дәүләт Советы Рәисе. – Киләчәктә дә авыл хуҗалыгы җитештерү керемен күтәрү зарур”.
ТР Дәүләт Советы