«Ашлык сыйфатын бәяләү үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы 2018 елның беренче яртыеллыгы эшенә йомгаклар ясады

2018 елның 23 июле, дүшәмбе

«Ашлык сыйфатын  бәяләү үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы  филиалы Сынау лабораториясе белгечләре республикасында  ашлык  һәм аның  эшләнмәсе продуктлары иминлеге һәм сыйфатын тикштерү өчен   2018 елның  беренче  яртыеллыгында  2220 проба алганнар,  барлык  пробаларның  күләме    318,5 мең тонна  тәшкил итә.   201,3 мең тоннага  1792 тәңгәллек сертификаты  бирелгән һәм  37 сертификат  – халыкара  үрнәк  сыйфаты  буенча.   

Моннан  тыш, дәүләт биреме  кысаларында  уздырылган  тикшеренүләр йомгаклары   буенча    филиал тарафыннан  201 сынау  беркетмәсе  бирелгән  һәм   524 беркетмә  – дәүләт биременнән  тыш  уздырылган  эшләр нәтиҗәләре  буенча.

Шул ук вакытта  18,7 мең тонна продукциянең  норматив документлар  таләпләренә туры  килмәве ачыкланган,  шул исәптән  2,2 мең тонна продукция корткычлар белән зарарланган,  8,6 мең тонна продукциягә начар ис сеңгән,    7,8 мең тонна продукция  башка сыйфат күрсәткечләренә туры  килми,   90 тонна  продукциядә иминлек    ягыннан  күрсәткечләр тәңгәл килми.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International